news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия – АСЕАН саммитында Казанда ассоциациянең барлык 11 илнең җитәкчесе катнашкан

Россия – АСЕАН саммитында Казанда ассоциациянең барлык 11 илнең җитәкчесе катнашкан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашу өчен Татарстанга АСЕАНга керүче барлык 11 илнең дә вәкиле килгән. ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев хәбәр иткәнчә, ике илне – Бруней һәм Филиппинны дәүләт башлыклары тәкъдим иткән.

«Җиде илне премьер-министрлар тәкъдим итте. Нәкъ менә премьер-министрлар бу дәүләтләрдә башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, ягъни, асылда, илләрнең төп җитәкчеләре булып тора», – диде ул.

Савельев, катлаулы геосәяси шартларда саммитны уздыру һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия лидерларының Казанга килүе – Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Россиянең зур дипломатик җиңүе булуын искәртте.

«АСЕАН – дөньяда тиз үсеш кичерүче, халык саны күп булган һәм геосәяси яссылыкта бик мөһим төбәк. Саммит кысаларында күпсанлы ике яклы очрашулар узды. Саммит нәтиҗәләре буенча Казан декларациясе, 2030 елга кадәрге комплекслы гамәлләр планы имзаланды, энергетика һәм мәдәният өлкәсендә уртак белдерүләр кабул ителде. Саммитны документаль рәвештә бу рәсмиләштерү инде тарихка кереп калды», – дип билгеләп үтте ул.

Савельев сүзләренчә, Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм үткәрү Татарстан өчен «зур дәрәҗә, җаваплылык һәм җитди сынау» булган.

  • Россия һәм АСЕАН арасындагы багланышларга 35 ел тулуга багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узды. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда оештырылган һәм 11 даими әгъза-илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
news_right_1
news_right_2
news_bot