news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия – АСЕАН саммитына килүче лидерларны Ка-52 вертолетлары озата килә

Россия – Көньяк-көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммитында катнашу өчен Казанга килүче сәясәтчеләр самолетларын Россиянең Ка-52 һөҗүм-разведка вертолетлары озата бара. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте

«Россия – АСЕАН саммитына килүче дәүләт лидерларын иң куәтле Ка-52 озата килә», – дип язган Лилия Галимова МАКСтагы каналында.

Ка-52 вертолетлары самолетларга һөҗүм итә ала торган пилотсыз очкычларны юк итәргә сәләтле.

Видео: Лилия Галимованың МАКСтагы каналыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot