news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия – АСЕАН саммитын уздыру сәбәпле, Казанда бер атнага транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Россия – АСЕАН саммитын уздыру сәбәпле, Казанда бер атнага транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Фото: kzn.ru

Казанда Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм үткәрү сәбәпле, 14-20 июньдә транспорт хәрәкәте һәм тукталышы вакытлыча чикләнәчәк. Чикләүләр шулай ук шәхси хәрәкәтләнү чараларына һәм робот-курьерларга да кагылачак. Хәрәкәт 14 июньнең 00:00 сәгатеннән 20 июньнең 23:59 сәгатенә кадәр ябылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, бу вакытта югары дәрәҗәдәге куркыныч матдәләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәте һәм тукталышы да чикләнәчәк. Иминлекне тәэмин итү өчен кайбер участокларда вакытлыча юл билгеләре урнаштырылачак.

Исегезгә төшерик, Казанда 17-19 июнь көннәрендә узачак Россия – АСЕАН саммитына масштаблы әзерлек бара. Халыкара вакыйга алдыннан юл һәм туристик инфраструктура тәртипкә китерелә, шәһәр киңлекләре төзекләндерелә һәм иминлек чаралары көчәйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot