news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия – АСЕАН» саммиты кунаклары өчен Индонезия һәм Малайзия ризыкларын әзерләячәкләр

«Россия – АСЕАН» саммиты кунаклары өчен Индонезия һәм Малайзия ризыкларын әзерләячәкләр
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Казанда узачак «Россия – АСЕАН» саммиты кунаклары өчен гастрономик сюрприз – әлеге берләшмәдә катнашучы илләрнең традицион рецептлары буенча чәй ризыклары әзерлиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов хәбәр итте.

«Индонезия һәм Малайзиядән килгән кунакларыбыз «КазанФорум»га килгән чакта безнең белән үзләренең кайбер рецептлары белән бүлеште. «Россия – АСЕАН» саммиты кунаклары өчен без кечкенә генә десертлар әзерлибез», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, Көньяк-Көнчыгыш Азиянең аш-су традицияләрен Татарстанда бик яраталар – республикада тематик кафе һәм рестораннар күп.

news_right_1
news_right_2
news_bot