Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә Уникаль осталар үзәгендә 17 меңнән артык кеше булган
Казанда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты узган көннәрдә Уникаль осталар үзәген 17 меңнән артык кеше караган. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
«17 июньдә Уникаль осталар үзәгенә – 9 мең, 18 июньдә 8 меңнән артык кеше килде. Дүрт көн эчендә Уникаль осталар үзәгенә максатчан килүчеләрнең гомуми саны якынча 1,3 мең кеше тәшкил итте. Бу – республиканың икътисади һәм мәдәни потенциалын күрсәтүче күргәзмә-презентацияне караган кешеләр», – дип аңлатты ул.
Министр искәрткәнчә, Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә Уникаль осталар үзәгендә Татарстанның казанышлары күргәзмәсе ачылган, шулай ук мастер-класслар узган.
«Делегация вәкилләренең тормыш иптәшләре остаханәләрдә зур кызыксыну белән катнашты. Алар татар милли ризыкларын пешереп карады. Без милли брендларны да тәкъдим иттек, алар да чын-чынлап кызыксыну уятты», – диде Ирада Әюпова.
- Россия һәм АСЕАН арасындагы багланышларга 35 ел тулуга багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узды. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда оештырылган һәм 11 даими әгъза-илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа – Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз