Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә Татарстанның казанышларына багышланган күргәзмә була
Казанның «Уникаль осталык үзәге»ндә Татарстан Республикасының казанышларына багышланган күргәзмәсе – «Татарстанда эшләнгән» («Сделано в Татарстане») экспозициясетузачак. Күргәзмә «Россия – АСЕАН» саммиты программасының бер өлеше булачак һәм кунакларга республиканың сәнәгать, фәнни-технологик, социаль-гуманитар потенциалын тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә республика Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
15-19 июньдә күргәзмә саммитта катнашучылар өчен эшләячәк, ә 20 һәм 21 июньдә ул Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен ишекләрен ачачак.
«Бүген Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе Татарстанның тышкы икътисади эшчәнлеге өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Без барлык илләр белән дә диярлек актив эшлибез. Аларның делегацияләре республикабызга зур кызыксыну белдерә, моны иң югары дәрәҗәдәге сәфәрләрдә раслый, – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
«Россия – АСЕАН саммиты кысаларында без «Татарстанда эшләнгән» масштаблы экспозициясен тәкъдим итәбез. Казан вертолет заводы, КАМАЗ, «Соллерс Алабуга», «Аурус», КМПО, «ПОЗиС», «Татнефть» һәм башкалар – якынча 100 әйдәп баручы компания үзләренең югары технологияле продукциясен чарада катнашучыларга күрсәтәчәк.
Экспозициядә Татарстанның 90нан артык компаниясе һәм оешмасы катнашачак. Килүчеләр өчен гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган урам һәм эчке күргәзмә зоналары оештырылачак. Урамдагы экспозициядә 30 төрле техника тәкъдим ителәчәк, алар арасында: «Ансат-М» вертолеты, КАМАЗ, «СОЛЛЕРС» автомобильләр линейкасы, «АТОМ» электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, мобиль медицина комплекслары һәм татарстан җитештерүчеләренең башка эшләнмәләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз