Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россия – АСЕАН» саммиты көннәрендә 80нән артык өстәмә поезд билгеләнә
Казанда 17-19 июньдә узачак Россия – АСЕАН саммитын уздыру көннәрендә өстәмә 80 электропоезд билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Поездлар 30 минуттан 1 сәгатькә кадәр интервал белән йөриячәк. Чарада катнашучыларга һәм кунакларга уңайлы булсын өчен составлар саммит уздырыла торган урынга – «Казан Экспо»га – тукталышларсыз гына барачак», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Шул ук вакытта Казан – Аэропорт маршруты буенча йөрүче даими шәһәр яны поездлары бу чорда үзгәртелгән график буенча йөриячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз