Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия – АСЕАН саммиты алдыннан Казанның 68 урамын чәчәк композицияләре белән бизәячәкләр
Россия – АСЕАН саммиты алдыннан Казанның 68 урамын чәчәк композицияләре белән бизәячәкләр. Шәһәрдә инде меңнән артык чәчәк савытлары урнаштырылган. Бу хакта бүген Татарстан башкаласы мэриясендә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Саммит көннәрендә шәһәр кунакларны матур композицияләр белән каршы алачак. Магистральләр буйлап 2 меңнән артык чәчәк савыты урнаштыру планлаштырыла. 8,5 мең квадрат метрлы мәйданда чәчәк түтәлләре ясалды – бу барлык эшләрнең якынча 40 проценты», – диде ул шәһәрнең 2026 елда Казанда Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм үткәрү буенча оператив штабы утырышында.
Куляжев сүзләренчә, бу сезонда шәһәрне чәчәкләр белән бизәү мәйданы 22 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк.
Россия – АСЕАН саммиты Казанда 17–19 июньдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз