Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Россия һәм АСЕАН дәүләтләренең киң хезмәттәшлеккә омтылышын билгеләп узды
Россия – АСЕАН саммиты дустанә һәм эшлекле мохиттә тәмамланган, барлык якларның да хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксынуы зур. Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты пленар утырышыннан соң журналистларга шул хакта әйтте.
Ул саммитта барлык 11 дәүләтнең киң вәкиллекле делегацияләре катнашканын, саммит барышында бик эчтәлекле сөйләшүләр, нәтиҗәле эш үткәрелгәнен искәртте. Россия һәм АСЕАН дәүләтләренең күпьеллык хезмәттәшлек тәҗрибәсенә таянып, киләчәктә дә үзара отышлы, файдалы партнерлыкка омтылышын билгеләп узды.
«Саммит нәтиҗәләре буенча Казан декларациясе кабул ителде, анда Россия һәм АСЕАН илләренең киләчәккә хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде», – диде Владимир Путин. Казан декларациясендә исә, дәүләтләрнең халыкара хокук принципларына һәм БМО уставына нигезләнгән күпкырлы гадел һәм демократик дөнья корылышына омтылышы ассызыклана.
«Сәясәт һәм куркынычсызлык, сәүдә һәм инвестицияләр, мәдәният, гуманитар өлкәләрдә багланышларны ныгыту буенча конкрет чараларны күздә тоткан чаралар планы расланды», – диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз