news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия армиясе Украинаның ике өлкәсендәге объектларга һөҗүмнәр ясады

Россия армиясе Украинаның Киев һәм Одесса өлкәләрендәге объектларга зур һөҗүм ясады. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Һөҗүмнәр зур ераклыкка очучы югары төгәллекле корал һәм БПЛА белән башкарылган. Киевтагы Украина Кораллы көчләре өчен пилотсыз очкычлар җитештерүче һәм саклаучы предприятиеләргә һөҗүм ясалган. Моннан тыш, «Одесса» һәм «Южный» портларында ягулык инфраструктурасы объектларына зыян китерелгән.

Шулай ук Украина Кораллы көчләренең Одесса өлкәсендәге диңгез судносына һәм тиз йөрешле катерына һөҗүм ясалды, дип белдерәлзр Саклану министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot