news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия армиясе Суджа шәһәре үзәгендә флаг күтәрде

Россия хәрбиләре Курск өлкәсенең Суджа шәһәре хакимияте бинасы янындагы үзәк мәйданда РФ флагын күтәрде. «Төньяк» гаскәри берләшмәсе составындагы 11нче аерым гвардия десант-штурм бригадасының парашют-десант батальоны командиры РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.

«Бүген Суджа шәһәре хакимияте бинасы янында Россия Федерациясе һәм бу операциядә катнаша торган гаскәрләрнең байраклары беркетелде», – диде «Тьма» кушаматлы батальон командиры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100