Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия армиясе Киевта пилотсыз очкычлар җыя торган предприятиеләргә һөҗүм итте
Россия армиясе Киевтагы Украина Кораллы көчләре өчен пилотсыз очкычлар җыя торган предприятиеләрне юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
«Бүген төнлә Россия Федерациясе Кораллы көчләре Киев шәһәрендәге зур һәм уртача ераклыктагы пилотсыз очу аппаратларын җитештерүче Украина хәрби сәнәгате предприятиеләренә һөҗүмнәр ясады», - дип сөйләделәр ведомствода.
«Аэродрон» һәм «Фанплит» предприятиеләренә һөҗүм оештырылган. Шулай ук Россия армиясе Одесса өлкәсендә хәрби йөкләр ташу һәм ягулык саклау өчен кулланыла торган «Черноморск», «Южный» һәм «Измаил» портларына да һөҗүмнәр ясалган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз