Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия җанатарлары 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларына билетка гариза саны буенча лидер
Сатуның беренче көнендә билет сатып алуга ярты миллионнан артык гариза бирелгән.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Россия җанатарлары футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларына билетлар сатып алуга теркәлгән гаризалар саны буенча лидер булып тора. Бу хакта ФИФА рәсми сайтында хәбәр ителә.
Сатуның беренче көнендә билет сатып алуга ярты миллионнан артык гариза кергән. Россия халкыннан тыш лидерлар сафында Мексика, Аргентина, Бразилия, Кытай, АКШ, Колумбия, Германия һәм Англия футбол җанатарлары бар.
50 меңнән артык гариза – финалга, 40 меңләбе турнирның ачылыш матчына бирелгән.
Билетлар сатуның беренче этабы 14 сентябрьдә старт алды һәм ул 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге этап барышында билетлар очраклы жирәбә салу юлы белән бүленәчәк. Җанатарлар билетларга гаризаны билгеле бер матчка, шул ук вакытта берничә уен пакетына бирә ала.
Беренче һәм икенче этапларда сатып алынган билетлар хуҗаларына 2018 елда түләүсез китереп тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз