Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия әләме булмаган яңа автомобиль номерларын кулланучыларга 500 сум штраф яный
2025 елның 1 гыйнварыннан Россия әләме сурәтләнмәгән яңа автомобиль номерларын кулланучыларга 500 сум күләмендә штраф яки кисәтү яный. Мондый очраклар стандарт булмаган теркәү билгеләре булган автомобиль белән идарә итүгә тиңләнә. ТАСС шул хакта хәбәр итә.
Үзгәрешләр яңартылган «Дәүләт теркәү транспорт чаралары билгеләре. Типлары һәм төп үлчәмнәре. Техник таләпләр» ГОСТына бәйле.
Документ нигезендә, барлык яңа номерларда Россия триколоры сурәтләнергә тиеш – аста уң почмакта. Бу таләп 2025 елның 1 гыйнварыннан соң теркәлү яки яңадан теркәлү узучы барлык транспорт чараларына кагыла.
Шул ук вакытта иске үрнәк номерлы автомобильләр рөхсәт ителә торган нормалар да кала. Әгәр теркәү билгеләре 2025 ел башына кадәр бирелгән һәм элеккеге стандартка туры килә икән, машина йөртүчегә аларны куллану өчен җаваплылык янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз