news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия АКШ һәм Канададан кош ите кертергә рөхсәт бирде

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте кош гриппы чыганагы булган урыннардан продуктлар кертүгә булган вакытлыча тыюларны бетерде.

Россия АКШ һәм Канададан кош ите кертергә рөхсәт бирде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте Россиягә АКШ һәм Канададан тере кош, инкубацион йомырка, кош ите һәм башка кошчылык продукциясе кертүгә булган вакытлыча тыюларны бетерде. Бу хакта RT агентлыгы ведомство материалларына сылтама белән хәбәр итә.

Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте шулай ук Канададан кертелгән тере кошны, шулай ук АКШтан кертелгән тере кош, йомырка һәм кошчылык продукциясен Россиядә таратуга булган тыюны бетерде.

Продуктлар кертү кош гриппы булу сәбәпле чикләнгән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot