news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Россия аграр министрының Татарстанга тәүге визиты көтелә
Россия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстанның авыл хуҗалыгындагы казанышлары белән якыннан танышырга тели
Скопировать ссылку
(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Агымдагы атнаның җомгасында Россия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстанга визит ясаячак. Бу аның министр вазифасында республикага тәүге сәфәре. Билгеле чыганаклардан алынган мәгълүматтан аңлашылганча, аграр министрны Татарстанда дуңгыз һәм кош итү җитештерү тармагының казанышлары кызыксындыра. Шуңа да Елена Скрынник Тукай районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Кама беконы” җәмгыяте һәм Чаллыдагы “Чаллы- бройлер” компаниясе эшчәнлеге белән якыннан танышырга булган. Республика җитәкчелеге белән берлектә ул Тукай районындагы заманча методка тулысынча көйләнгән “Кама беконы” ның җитештерүчәнлеген тагын да арттырачак яңа комплекс төзелешен, башка объектларны караячак.
Көннең икенче яртысында исә Россия аграр министрын “Чаллы бройлер” кош ите җитештерү предприятиесендә көтәләр. Мәгълүм булганча, әлеге комплекс эшчәнлеге белән инде бөтен Россия күләмендә кызыксыналар. Кош ите җитештереп, эшкәртеп сатуның иң алдынгы технологияләре кулланылган бу тармак ел саен дип әйтерлек үз эшчәнлеге күләмен арттырып килә, яңа объектлар салына. Елена Скрынникка исә әлеге сәфәре вакытында сәгатенә 9 мең баш тавык итен эшкәртеп сатуга чыгаруга сәләтле цехны, елына 60 миллион данә бройлер йомыркасы алырлык комплекс төзелешен күрсәтәчәкләр. Соңыннан дуңгыз һәм кош ите җитештерү тармагының үсешен тәэмин итәрлек дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган утырыш булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot