news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия агарийлары яңа төрдәге “Кировец” К-7 тракторлары алачак

Яңа төр “Кировец” тракторлары цифрлы агросәнәгать комплексының барлык актуаль таләпләренә җавап бирә.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Россия аграрийлары яңа төрдәге “Кировец” к-7 тракторлары алачак. 12 июльдә, “Кировский завод” гаммәви акционерлык җәмгыяте компанияләр группасына керүче Санкт-Петербург трактор заводында яңа төрдәге “Кировец” К-7 тракторларын җитештерүне башлап җибәрделәр. Бу хакта Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Чарада Россия Премьер-министры урынбасары Дмитрий Козак, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Санкт-Петербург губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Беглов катнашты.

Россия Авыл хуҗалыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге авыл хуҗалыгы тракторларының яңа төрендә ун төп система һәм механизм камилләштерелгән. Тулысынча дизайны үзгәртелгән, тарту үзлекләре камилләштерелгән, экология дәрәҗәсе арттырылган. Моннан тыш механизаторлар бу техникада кабина эргономикасы, вибро-һәм тавыш изоляциясе, куркынычсызлык һәм күзәтү киңлеге ярдәмендә уңайлырак шартларда эшли алачак.

Яңа “Кировец” алдагы модельләреннән цифрлы агросәнәгать комплексының актуаль таләпләренә җавап бирүе белән дә аерылып тора. Анда беренче тапкыр читтән торып күзәтү системасы – аппарат-программа комплексы кулланыла. Аңа борт регистраторлары, ягулык дәрәҗәсе датчиклары һәм программа белән тәэмин ителеш кергән.

Шулай ук заводта, Россия аграрийларына илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда ярдәм итүгә багышланган киңәшмә дә узды. Аны Дмитрий Козак уздырды. Киңәшмәдә катнашучылар бу өлкәдә дәүләт ярдәмен яхшырту, ташламалы лизингны үстерү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100