Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия аэропортларында багажга хезмәт күрсәтүнең пилотсыз технологияләрен сыный башлыйлар
2026 елда Россия аэропортларында пилотсыз җир өсте техникасын сыный башларга мөмкиннәр. Хәзер Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы яңа эксперименталь хокукый режим (ЭПР) әзерли. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгының цифрлы үсеш һәм мәгълүматлар икътисады департаменты директоры Владимир Волошин әйтте, дип яза ТАСС агентлыгы.
Аның сүзләренчә, сынау программасын һәм бу турыда карар проектын 2026 елда хөкүмәткә кертү планлаштырыла. Сынау мәйданчыгы буларак Мәскәү, Сочи һәм Санкт-Петербургтагы Пулково аэропортлары карала.
Сынау өчен пассажир багажларын ташый торган Россиядә җитештерелгән пилотсыз тягачлар куллану күздә тотыла. Волошин сүзләренчә, гамәлдәге законнарда аэропортларда роботлаштырылган һәм пилотсыз системалар куллану өчен норматив база булмау сәбәпле, ЭПР механизмы кертергә кирәк.
Мондый технологияләр кертүнең максаты – багажны төяү һәм бушатуны тизләтү, җир өсте хезмәтләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз