news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия адвокатурасы көне рәсми бәйрәм булачак

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин яңа һөнәри бәйрәм – Россия адвокатурасы көнен гамәлгә кую турындагы карарны имзалады. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Документ нигезендә, бәйрәм ел саен 31 майда билгеләп үтеләчәк. Министрлар Кабинетында аңлатуларынча, 2002 елда нәкъ менә шушы көнне «Россия Федерациясендә адвокатлык эшчәнлеге һәм адвокатура турында» Федераль закон имзаланган, ул заманча адвокатураның хокукый нигезләрен булдырган. Әлеге дата инде күптән һөнәри бергәлек тарафыннан рәсми булмаган адвокат көне буларак кабул ителә иде.

РФ Юстиция министрлыгы бәйрәмне гамәлгә куюның инициаторы булды, ә Россия Президенты Владимир Путин әлеге тәкъдимне хуплады. Хөкүмәттә искәртеп үтүләренчә, бу көнне рәсми рәвештә тану ил хокукый системасының иң мөһим гавами-хокукый институты буларак адвокатураның әһәмиятенә игътибарны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot