news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия абитуриентлары арасында иң популяр факультетлар билгеле

Мәктәпне тәмамлаучыларны барыннан да бигрәк мәгълүмати технологияләр факультеты кызыксындыра.

Россия абитуриентлары арасында иң популяр факультетлар билгеле
Татар-информ архивы

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында югары уку йортларының иң популяр факультетлары билгеле булды. Бу хакта «Skysmart Интерактив эш дәфтәре» сервисы сораштыруларына сылтама белән RT хәбәр итә.

Мәктәп укучылары арасында мәгълүмати технологияләр факультетына ихтыяҗ зур, анда сораштыруда катнашучыларның 20 проценты керергә планлаштыра. Икенче урында медицина факультеты булып чыкты, ул абитуриентларның 12 процентын кызыксындыра.

Аннары икътисади (10 процент респондент), юридик (9 процент) һәм механика-математика (7 процент) факультетлары урнашкан. Укучыларның алтышар проценты гуманитар факультетка һәм чит телләр бүлегенә керергә планлаштыра.

Моннан тыш, сораштырылучыларның 5 проценты физика факультеты, 4 проценты биология, 3 проценты тарих һәм химия, 1 проценты филология һәм география факультетлары белән кызыксына.

Ә абитуриентларның 10 проценты «башка» вариантны сайлаган. Еш кына алар педагогика факультетын атаган яки «белмим» дип җавап биргән.

Чыгарылыш укучыларының 3 проценты гына быел вузга керергә җыенмый. Укуны дәвам итәргә теләүчеләрнең 97 проценты югары уку йортында бюджет хисабына укырга планлаштыра. Сораштыруда катнашучыларның 88 процентына Covid-19 коронавирусы пандемиясе аларның сайлау мөмкинлегенә берничек тә йогынты ясамаган.

Сораштыруда аноним рәвештә 11 сыйныфтан 1,2 мең укучысы катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100