news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия 9 апрельдән Кытай белән коры җир чиген ача

9 апрельдән Россия Кытай белән коры җир чиген узган чакта ковидка каршы чикләүне гамәлдән чыгара.  Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"9 апрельдән Россия гражданнарына чыгуга, шулай ук чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга Россия һәм Кытай халык республикасы чигенең коры җир участогы аша керүгә чикләүләрне бетерү турында карар кабул ителде", - дип сөйләделәр журналистларга коронавируска каршы көрәш оператив штабында.

30 марттан Россия Казахстан һәм Монголия коры җир чикләрен кичүгә Covid-19 пандемиясендә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot