Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Россия 24» Татарстан үсеше турында махсус репортаж күрсәтәчәк
12 сентябрьдә «Россия 24» телеканалының региональ эфирында Алексей Михалевның «Татарстан Республикасы: рекордлар һәм ачышлар» махсус репортажы күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Республика тотрыклы рәвештә Россиянең иң көчле регионнары рәтенә керә. Сәнәгать җитештерүеннән, төзелештән һәм фәнни өлкәдән алып сәламәтлек саклауга, авыл хуҗалыгына һәм туристлык индустриясенә кадәр барлык төп күрсәткечләр буенча Татарстан лидер булып тора. Бу уңышның нигезе булып гаиләгә, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләргә сакчыл караш, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә мәхәббәт тора, ди сюжет авторлары.
Махсус репортаж авторы Алексей Михалев Татарстанда яшәүчеләр үрнәге аша төбәкнең хәзерге йөзен күрсәтәчәк. Сүз Кама Тамагы районында виноград үстерү, Кукмара районында сөт җитештерү буенча рекорд кую, борынгы гыйбадәтханәләрне торгызу һәм заманча җитештерү объектларын эшләтеп җибәрү турында барачак. Татарстан халкы тормышыннан барлык бу реаль тарихлар төбәк үсеше турында бер хикәягә берләштереләчәк.
Татарстан үсеше турында махсус репортажны җомга көнне, 12 сентябрьдә, 8.00, 17.30 һәм 21.00 сәгатьләрдә «Татарстан» ДТРК эфирында («Россия 24»телеканалы) карарга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз