news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия 2025 елда Мьянма, Иордания һәм Бәхрәйн белән визаларны гамәлдән чыгарырга әзерләнә

Россия 2025 елда Мьянма, Иордания һәм Бәхрәйн белән визаларны гамәлдән чыгару турында килешү имзаларга планлаштыра. Бу хакта РФ Икътисади үсеш министрлыгының күп яклы икътисади хезмәттәшлек һәм махсус проектлар департаменты директоры Никита Кондратьев ТАССка хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Мьянма белән килешү проекты инде тәмамланган диярлек: ике ил Хөкүмәтенең карарлары бар, һәм киләсе этап Көнчыгыш икътисади форумы кырларында документка кул кую булырга мөмкин.

Кондратьев билгеләп үткәнчә, Иордания һәм Бәхрәйн белән килешүләр шулай ук әзерлекнең югары стадиясендә. Моннан тыш, Россия Согуд Гарәбстаны һәм Малайзия белән визасыз режим булдыру белән кызыксына. Икътисади үсеш министрлыгы бәяләвенчә, мондый адым бу дәүләтләрдән туристлар агымын 2-3 тапкырга арттырырга сәләтле.

news_right_1
news_right_2
news_bot