news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия 2019 нчы елда биатлон буенча дөнья чемпионатын уздыру урыны буларак сайланмады

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 2019 нчы елгы дөнья чемпионаты башкаласы булып Остерсунд (Швеция) сайланган

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 7 нче сентябрь, Австриянең Санкт-Вольфганг шәһәрендә Халыкара биатлончылар берлеге конгрессы (IBU) узган.

Конгресста 2019 нчы елда биатлон буенча дөнья чемпионатын уздыру урынын сайлау үткәрелгән. Турнирны уздыруга дүрт шәһәр дәгъва кылган – Нове Место (Чехия), Антхольц (Италия), Ханты-Манси (Россия) һәм Остерсунд (Швеция).

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 2019 нчы елгы дөнья чемпионаты башкаласы булып, 27 тавыш җыйган Остерсунд (Швеция) сайланган. Ханты-Манси нибары 2 тавыш җыеп җиңелгән.

Антхольц яклы 16 тарафдар табылган, Нове Место өчен 4 тавыш теркәлгән, дип яза “Весь спорт” агентлыгы.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100