news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россия 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" ярышларының дөньякүләм финалын үткәрүгә заявка бирде

«Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының җиңү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар

 (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия 2019 елда Казанда "WorldSkills Competition" дөньякүләм финалын үткәрүгә заявка бирде. Тиешле документларны «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү һәм эшче кадрлар әзерләү өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры, Россиядән WSI га рәсми делегат Наталия Золотарева имзалады.

Кандидат-шәһәр – Казан. «Ворлдскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасының җиңү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар, чөнки төбәктә узган ел WorldSkills Russia II илкүләм чемпионат узды, шулай ук башка елларны да зур чаралар үткәрелде, дип белдерелә «Ворлдскиллс Россия» сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100