news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия 2019 елда «Балалар Евровидение»сен үткәрү хокукын яулау өчен көрәшәчәк

2018 елда конкурс Минскида узачак, чөнки Беларусь бәйгене үткәрү теләген алдан ук белдергән иде.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россия 2019 елда «Балалар Евровидение»сен безнең илдә үткәрүне сорап гариза бирергә ниятли, дип хәбәр итә РИА «Новости».

2018 елда конкурс Минскида узачак, чөнки Беларусь бәйгене үткәрү теләген алдан ук белдергән иде. Ярышның шартлары буенча, бәйгедә җиңгән ил аны киләсе елда үзендә уздыру хокукына ия була алмый.

Хәзерге вакытта 2019 елда конкурсны кайда үткәрү мәсьәләсе хакында фикер алышалар.

Россия вәкиле Полина Богусевич 26 ноябрьдә Тбилисида узган «Балалар Евровидениесе-2017» бәйгесендә 188 балл туплап, беренче урынны яулады. Грузия вәкиле – икенче, Австралия җырчысы – өченче урында булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100