Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Россия 1" телеканалы Минтимер Шәймиев юбилее уңаеннан документаль фильм тәкъдим итә
"Минтимер Шаймиев. В поисках Тартарии" документаль фильмы Татарстанның беренче Президентына 80 яшь тулуга багышлана.
(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Россия 1" телеканалы Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан "Шаймиев. В поисках Тартарии" документаль фильмын тәкъдим итте. Кинотасманы 23 гыйнварда Мәскәү вакыты белән 00.30 сәгатьтә карарга мөмкин.
Әлеге проект авторлары – журналист Сергей Брилев һәм режиссер-документалист Элла Тухареллин. Фильм Венеция, Санкт-Петербург, Мәскәү, Эдинбург, әлбәттә инде, Татарстанның Болгар, Зөя, Казан шәһәрләрендә төшерелгән. Төп герой исә – Минтимер Шәймиев. Ул тарихта һәм киләчәктә татарларның һәм русларның уртак юлы хакында фикер йөртә. Исеменнән үк күренгәнчә, документаль кинотасманың нигезендә "Тартария" сүзенең кайдан килеп чыгышын ачыклау ята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз