news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Россия 1” каналы яңа акча өчен тавыш бирү финалында катнашырга танылган казанлыларны эзли

Кандидатлар арасында Минтимер Шәймиев, Чулпан Хаматова һәм Максим Шәрәфетдиновлар бар.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин  Facebook челтәрендәге аккаунтында яңа купюраларга тавыш бирү финалы турында хәбәр иткән. Исегезгә төшерәбез: Казан символлары 200 сумлык банкнотта сурәтләнүгә дәгъва кыла. Тавыш бирүнең финалы 7 октябрьдә  «Россия 1» телеканалы эфирында барачак.

«Дуслар, Россия 1 каналы 200 сумлык купюрага Казан сурәтен төшерү буенча телефиналда катнашу өчен студиягә чакырырга мәшһүр казанлыларны эзли. Сез шундыйларны беләсезме?!!?», – диелгән Эдуард Хәйруллинның социаль челтәрдәге битендә.

Кулланучылар тавыш бирү финалында катнашу өчен ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кандидатурасын, телевидениедә тапшырулар алып баручы Максим Шәрәфетдиновны һәм актриса Чулпан Хаматованы, Татарстан гербы авторы Риф Фәхретдиновны, кинорежиссер Станислав Говорухинны, язучы Денис Осокинны, эстрада җырчысы Ренат Ибраһимовны һәм башка танылган шәхесләрне тәкъдим итәләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot