Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый
Әлегә башка илләргә авиарейслар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортларыннан гына ясалачак.
(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россия 1 августтан халыкара авиаочышларны яңадан башлый. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ил Хөкүмәте утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Халыкара очышларны яңадан башлау турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта, эпидемиологик вәзгыятьне, коронавирус белән авыручылар санын, башка шартларны да исәпкә алачакбыз», — дип искәртте Премьер.
Кайбер илләр белән авиаэлемтәне торгызу аларның россиялеләрне кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер булуына да бәйле.
Шул ук вакытта, Мишустин сүзләренчә, әлегә башка илләргә авиарейслар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортларыннан гына ясалачак. Элегрәк бу исемлектә Екатеринбург, Новосибирск һәм Владивосток шәһәрләре дә бар иде.
Казан әлеге исемлектә юк. Шул ук вакытта, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның ике аэропорты да халыкара рейсларны яңадан башларга әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз