news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия коръән хафизы Танзаниядә узган Халыкара бәйгедә өченче урынны яулады

Россия коръән хафизы Танзаниядә узган Халыкара бәйгедә өченче урынны яулады
Фото: Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте

Дар-эс-Салам шәһәрендә Изге Коръәнне сәнгатьле уку буенча Танзаниянең 34нче Халыкара премиясе финал этабы тәмамланды. Чара Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Ислам эшләре, чакыру һәм үгет-нәсихәт министрлыгы ярдәмендә Танзания Берләшкән Республикасының Ислам эшләре буенча Югары советы тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Финал ярышларында дөньяның 26 иленнән килгән иң яхшы коръән хафизлар катнашты. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте юлламасы буенча бәйгедә илебез исеменнән коръән хафиз Әхмәт Шахмәмәдов чыгыш ясады һәм мактаулы өченче урынны яулады.

Ачылу тантанасында Занзибар энергетика министры Сөләйман Масуди һ.б. рәсми затлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чараны тамаша кылу стадионга 60 меңнән артык кеше җыелды.

Катнашучылар ике яшь категориясендә көч сынашты:

- 12 яшьтән кечерәк катнашучылар өчен Коръәнне тулысынча уку (30 җүз) ;

- 15-25 яшьлек катнашучылар өчен Коръәнне тулысынча уку (30 җүз).

Премия иң әһәмиятле халыкара Коръән конкурсларының берсе санала. Ул талантларны ачыклауга, яшьләрдә Изге Коръәнне өйрәнү һәм ятлауга карата кызыксыну уята, шулай ук катнашучы илләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыта.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда Танзаниянең Изге Коръән премиясен ябу тантанасы кысаларында Занзибар Президенты Хөсәен Али Мвиньи РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Мәскәү халыкара Коръәнне сәнгатьле укучылар бәйгесе президенты, мөфти шәех Равил Гайнетдингә «Коръәнгә хезмәт итү эшендә ел кешесе» премиясен тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot