news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия синхрон йөзүчеләре Париждагы Европа чемпионатында дуэтлар турниры финалына чыкты

Россия синхрон йөзүчеләре Париждагы Европа чемпионатында дуэтлар турниры финалына чыкты
Фото: europeanaquatics.org

Франция башкаласында су спорты төрләре буенча Европа чемпионаты башланды. Беренче көнне синхрон йөзүдә ярымфинал (дуэтлар арасында ирекле программа) булды. Россия җыелмасы өченче нәтиҗә белән финалга чыкты - Майя Дорошко һәм Александра Шмидт 308,0287 балл җыйды.

Чемпионатта испан спортчылары Лилоу Льюис Валетте һәм Ирис Тио Касас (316,3850 балл) алда бара, икенче урында - Греция вәкилләре Анна‑Мария һәм Эйрини‑Марина Александри (312,7074 балл).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген техник программа да узачак, анда әлеге спорт төрендә медальләрнең беренче комплекты уйнатылачак.

Өстәп шуны да әйтик, су спорты төрләре буенча Европа чемпионаты Парижда 31 июльдән 16 августка кадәр уза. Россия спортчылары нейтраль статуста чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot