news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия синхрон йөзүчеләре яшүсмерләр арасындагы дөнья чемпионатында алтын медаль яулады

Россия синхрон йөзүчеләре яшүсмерләр арасындагы дөнья чемпионатында алтын медаль яулады
Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов

Будапештта узучы синхрон йөзү буенча яшүсмерләр арасындагы дөнья беренчелегендә Россия синхрон йөзүчеләре акробатик программада алтын медаль яулады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Үз чыгышы өчен Россия командасы 232,2147 балл алды. Казахстан спортчылары (203,0926 балл) – икенче, Белоруссия вәкилләре (200,9777 балл) өченче урынга лаек булды.

Бу алтын медаль Россия спортчылары өчен Будапешттагы турнирда алтынчысы булды.

Шимбә көнне Россия спортчылары шулай ук ирекле программада дуэтлар ярышында бронза медаль яулаган иде.

Россия спортчылары яшүсмерләр арасындагы дөнья беренчелегендә милли флаг һәм гимн белән чыгыш ясый.

Ярышлар бүген тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot