news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия синхрон йөзүчеләре Кытайда дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулады

Россия синхрон йөзүчеләре Кытайда дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулады
Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов

Россия синхрон йөзүчеләре Кытайның Сиань шәһәрендә узучы дөнья Кубогының өченче этабында ирекле команда программасында алтын медальләр яулады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Составында Майя Дорошко, Екатерина Коссова, Елизавета Минаева, Светлана Павлова, Александра Шмидт, Эвелина Симонова, Елизавета Смирнова һәм Ольга Тютюник булган Россия җыелмасы 260,0196 балл җыйды. Кытай командасы (243,9575 балл) - икенче урынны, Италия синхрон йөзүчеләре (235,7576 балл) өченче урынга лаек булды.

Шимбә көнне Россия спортчылары Кира Черезова һәм Валентина Герасимова дуэтларның ирекле программасында җиңде, ә бу дисциплинада Кристина Чеханова һәм Анастасия Сидорина икенче урынны алды. 1 майда Россия җыелма командасы шулай ук ике көмеш медаль яулады: Черезова һәм Герасимова дуэтларның техник программасында - икенче, ә Россия командасы төркем ярышларының техник программасында икенче урынга лаек булды.

Сианьда дөнья Кубогы этабы 3 майда тәмамлана. Россия спортчылары турнирда флаг һәм ил гимны астында чыгыш ясый. Халыкара йөзү федерациясе чикләүләрне бетергәннән соң, бу Россия синхрон йөзүчеләре өчен беренче ярыш булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot