news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия синхрон йөзүчеләре Париждагы Европа чемпионатында беренче алтын медаль яулады

Россия синхрон йөзүчеләре Париждагы Европа чемпионатында беренче алтын медаль яулады
Фото: russwimming.ru

Франция башкаласында су спорты төрләре буенча Европа чемпионаты дәвам итә. Дүртенче көнне төркемнәр арасында синхрон йөзүдә медальләр уйнатылды.

Нейтраль статуста чыгыш ясаучы Россия синхрон йөзүчеләре (285,0346 балл )– беренче, Испания җыелма командасы (282,3541 балл) – икенче, Италия вәкилләре (256,1558 балл) өченче урынга лаек булды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу - Россия спортчылары өчен әлеге турнирда беренче җиңү.

Өстәп шуны да әйтик, су спорты төрләре буенча Европа чемпионаты Парижда 31 июльдән 16 августка кадәр уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot