Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа ел төнендә Россия төбәкләрендә 168 пилотсыз очкыч юк ителгән
Һава һөҗүменнән саклану көчләре узган төндә Россиянең берничә төбәгендә һәм Азов диңгезе акваториясендә Украинаның 168 пилотсыз очкычын юк иткән. Бу хакта Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, Брянск өлкәсендә – 61, Краснодар краенда – 25, Азов диңгезе акваториясендә – 24, Тула өлкәсендә – 23, Кырым Республикасында – 16, Мәскәү төбәгендә – 12 (шуларның тугызы башкалага юнәлгән булган), Калуга өлкәсендә самолет тибындагы җиде дрон бәреп төшерелгән.
Республикада 31 декабрьдә пилотсыз очкыч һөҗүм итү режимы кертелде. Ул җиде сәгатьтән артык гамәлдә булды һәм 1 гыйнварда 3.44 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды. Бүген Мәскәүдә 08.06 сәгатьтә кабат шундый режим кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз