news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия самбочылары Тбилисида Европа чемпионатының беренче көнендә 6 алтын медаль яулады

Россия самбочылары Тбилисида Европа чемпионатының беренче көнендә 6 алтын медаль яулады
Фото: Халыкара самбо федерациясе

Россия самбочылары Грузия башкаласы Тбилисида Ауропа чемпионатының беренче көнендә алты алтын медаль яулады, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Финалда 50 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Маргарита Барнева белорус спортчысы Анфиса Капаеваны җиңде. 59 килограммга кадәрге авырлык үлчәмендә Яна Джумаева Болгария вәкиле Ива Ивановадан өстен чыкты. 72 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Анастасия Филиппович иң көчлесе булды, ул грузин спортчысы Нино Оделашвилины җиңде. Финалда Белоруссия вәкиле Мария Кондратьевага оттырган Альбина Чоломбитько (80 килограммнан артык) көмеш медаль яулады.

Ир-атлар арасында сугышчан самбода финалда грузин Мирза Цихелашвилины җиңгән Валерий Асалов (58 килограмм) алтын медальгә лаек булды. Имамшамил Гусенов (71 килограмм) әрмән спортчысы Арсен Аведисяннан өстен чыкты. 98 килограммнан артык үлчәү категориясендә Украина вәкиле Егор Леоновны җиңгән Савелий Солдатенков беренче урынны яулады. Финалда Украина спортчысы Петр Давыденкога оттырган Кирилл Харьков (88 килограммга кадәр) көмеш призер булды.

Спорт самбосында россияле Рамазан Цику (64 килограммга кадәр), грузин спортчысы Авто Мукбаниянидан калышып, көмеш медаль яулады. Рамед Гукев (79 килограмм) һәм Сергей Кузнецов (98 килограмм) бронза медальгә лаек булды.

Самбо буенча Европа чемпионаты 16-17 майда уза. Россия спортчылары турнирда флаг һәм гимн белән чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot