news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия йөзүчеләре Европа яшүсмерләр чемпионатының медаль зачетында отты

Россия йөзүчеләре Европа яшүсмерләр чемпионатының медаль зачетында отты
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия йөзүчеләре Мюнхенда узган Европа яшүсмерләр чемпионатының медаль зачетында беренче урынны яулады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Турнир нәтиҗәләре буенча Россия спортчылары 36 медальгә (15 алтын, 10 көмеш һәм 11 бронза) лаек булды. Медаль зачетында биш алтын, биш көмеш һәм дүрт бронза медаль яулаган Италия җыелмасы икенче урынны алды. Өченче урында - Бөекбритания командасы, аның активында биш алтын, ике көмеш һәм җиде бронза медаль бар.

Европа яшүсмерләр чемпионатында 14-18 яшьлек спортчылар чыгыш ясады. Россия йөзүчеләре ярышларда нейтраль статуста катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot