news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия каратистлары Европа чемпионатында алтын медальләр яулады

Россия каратистлары Европа чемпионатында алтын медальләр яулады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия каратистлары Алтана Басангова һәм Эдуард Гаспарян Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендә узучы Европа чемпионатында алтын медальләр яулады, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Басангова 61 килограммга кадәрге авырлык категориясендә финалда хорват спортчысы Миа Грета Зорконы җиңде. Гаспарян 84 килограммга кадәрге үлчәү категориясе алтын медаль өчен көрәштә грек каратисты Константинос Мастрогианнистан өстен чыкты. Эрнест Шәрәфетдинов бронза медальгә лаек булды (75 килограммга кадәр).

Европа чемпионаты 24 майда тәмамланачак. Россия спортчылары турнирда нейтраль статуста чыгыш ясый.

news_right_1
news_right_2
news_bot