news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия спортчысы Кытайда тауга менү буенча Дөнья сериясе этабында көмеш медаль яулады

Россия спортчысы Кытайда тауга менү буенча Дөнья сериясе этабында көмеш медаль яулады
Фото: rusclimbing.ru

Россия спортчысы Елизавета Иванова Кытайда тауга менү буенча Дөнья сериясенең беренче этабында көмеш медальгә лаек булды.

Финалда Иванова Парижда узган Олимпия уеннарының бронза призеры, Польша вәкиле Александра Калуцкаядан гына калышты. Россия спортчысының нәтиҗәсе – 7,62 секунд, Польша вәкиленеке - 6,12 секунд.

26 яшьлек Иванова - өч тапкыр Россия чемпионы, дөнья Кубогы этаплары призеры һәм Европа чемпионатының көмеш призеры. Ул шулай ук ил күләмендә яуланган рекордка да ия – 6,298 секунд.

news_right_1
news_right_2
news_bot