Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка туры даими рейс ачты
Россиянең Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка туры даими рейс ачты. Рейслар атнага ике тапкыр башкарыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
«Ташкент - Казаннан яңа, алтынчы халыкара юнәлеш. Рейслар ел әйләнәсе һәм даими нигездә башкарылачак», - диде авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары Антон Маттис.
Казаннан бу маршрут буенча самолетлар дүшәмбе көнне - 23.55 сәгатьтә, җомга көнне 23.45 сәгатьтә оча. Ташкенттан рейслар шимбәдә - 6.15 сәгатьтә, сишәмбедә 6.25 сәгатьтә планлаштырылган.
Казан аэропортыннан кузгалып киткән самолет өч сәгатьтән Ташкентта булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз