news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россидә машина йөртү таныклыгын Макс аша күрсәтергә мөмкин

Россиядә Макс платформасы ярдәмендә машина йөртү таныклыгын күрсәтү сервисы эшли башлады, дип хәбәр иттеләр РФ цифрлы үсеш министрлыгында.

Цифрлы документ кәгазь документ белән бертигез, аны теләгән вакытта кулланырга мөмкин.

Моның өчен мессенджерны эшләтеп җибәрергә, экранның астындагы цифрлы ID ачарга һәм «Транспорт» бүлегендә кирәкле документны сайларга кирәк. QR-код өзеклекләрсез тикшерелсен өчен, Интернетка тоташу кирәк.

Министрлыкта ачыклык керттеләр: цифрлы ID дагы мәгълүматлар шәхси дәүләт хезмәтләре кабинетыннан килә. Теркәлү турында таныклык белән бергә расланган исәп язмасы һәм порталга йөкләнгән машина йөртү хокукы кирәк булачак.

Ведомствода мәгълүматлар ышанычлы саклана һәм алардан бары тик документлар хуҗасы гына файдалана ала, дип өстәделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot