Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россельхознадзор Европа Берлегеннән терлекчелек продукциясен кертүне тыйды
Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте (Россельхознадзор) 20 гыйнвардан башлап Европа Берлегенең бөтен территориясеннән Россиягә терлекчелек продукциясен кертүне һәм аның территориясе буенча өченче илләргә транзитны тыя. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тыю «авыруны барлыкка китерә торган билгеләрнең югары контагиозлыгын һәм аның әйләнә-тирә мохиттә тотрыклылыгын исәпкә алып, шулай ук саклык принцибыннан чыгып һәм тилчә авыруын профилактикалау максатыннан» кертелгән.
Европа комиссиясе тарафыннан терлекчелек продукциясен күчерүне чикләү өчен күрелгән чараларны ведомствода җитәрлек түгел дип таптылар.
9 гыйнварда ук Германия Бөтендөнья терлекләр сәламәтлеге оешмасына илдә соңгы 37 елда беренче тапкыр тилчә чире таралуы турында хәбәр итте. Авыруны Бранденбургта Меркиш-Одерланд районындагы зур булмаган фермада тапканнар, анда су буйволлары асраганнар. Ферма тирәсендә радиусы 10 чакрым чамасы булган карантин зоналары кертелгән.
Россельхознадзор фикеренчә, «тилчә чире барлыкка килүнең бер сәбәбе - тере терлекләрнең һәм терлекчелек продукциясенең Украина аша Европа берлеге территориясе буйлап контрольсез хәрәкәте».
«Эпизоотия киң таралыш алачак. Хәзерге вакытта Украина, Чехия, Польша, Болгария, Румыния, Словения һәм Нидерланды территорияләре өчен куркыныч туган», — дип кисәттеләр ведомствода.
Элегрәк тилчә чире аркасында Германиягә карата вакытлыча чикләүләрне Австралия, Аргентина, Беларусь, Бөекбритания, Казахстан, Канада, Мексика, Намибия, Россия, Уругвай һәм Көньяк Корея кебек илләр керткән иде. Европа Берлеге эчендә контрольне Бельгия, Ирландия, Нидерланды һәм Польша катгыйландырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз