news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россельхознадзор быел Сосновский балтырганын җиңәргә ниятли

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте (Россельхознадзор) инде быел ук Сосновский балтырганын җиңәргә ниятли. Монда яңа эшләнмә ярдәм итәр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» ведомство башлыгы Сергей Данквертка сылтама белән хәбәр итә.

Ул Сосновский балтырганының башта терлек азыгы буларак үстерелүен, әмма нәтиҗәдә табигать өчен зыянлы чүп үләненә әверелүен әйтте.

«Хәзер безнең институт гөмбәләрнең табигый нигезендә (аларны бетерүе бик авыр) биопестицид ясау белән шөгыльләнә», - диде Данкверт «Россия-24» телеканалы эфирында.

news_right_1
news_right_2
news_bot