news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россельхозцентр бакчачыларны кимерүчеләр артуы турында кисәтте

Татарстанда кимерүчеләр саны артуы көтелә. Әлеге вазгыять, кыш карлы булу сәбәпле, үрчү өчен уңай шартлар булуы белән аңлатыла.

"Яз көне бакчага беренче килүдә үк тычканнарга каршы агу алырга кирәк. Аларны сарай, йорт, корылма, җир кишәрлеге тирәсенә куеп чыгарга киңәш ителә», - диде Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча филиалы җитәкчесенең урынбасары Любовь Занина. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бакчада эшләгәндә һәм бакча йортын җыештырганда перчатка һәм медицина битлеге кияргә кирәк. «Бу тычкан бизгәгеннән саклану өчен кирәк», - дип ачыклык кертте ул.

Апрельдә кар эреп беткәч тә, агачларны һәм куакларны корткычларга каршы эшкәртергә кирәк, диде белгеч.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot