news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор: Ярминкәләрдәге бал пестицидларга махсус тикшерү аша узмый

“Бүгенге көндә балда пестицидлар күләме артык дигән нәтиҗә чыгарылганы юк, куркырга кирәкми”, - дип ышандырды Идрис Гатин.

Россельхознадзор: Ярминкәләрдәге бал пестицидларга махсус тикшерү аша узмый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Хафизова). Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә тәкъдим ителә торган балны пестицидларга һәм гербицидларга махсус тикшермиләр. Бу турыда матбугат очрашуында “Татар-информ” хәбәрчесе соравына җавап итеп ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелегенең бүлек башлыгы Идрис Гатин әйтте.

Быел Россиядә бал кортлары күпләп һәлак булды. Белгечләр фикеренчә, умарта ояларының күпләп үлүе басуларны эшкәрткәндә пестицидлар һәм башка химик матдәләрне куллану таләпләрен бозуга бәйле булырга мөмкин. Балны ашар алдыннан, лабораториягә тапшырырга киңәш иткән иде.

“Сүз пестицидлар һәм гербицидлар турында барган очракта, шуны әйтергә кирәк: Россиядә мондый эшне бары тик ике урында гына башкаралар. Белгородта һәм Рязаньда әлеге матдәләргә тикшерү мөмкинлеге бар. Татарстанда ярминкәдә тәкъдим ителә торган бал мондый махсус тикшерү аша узмый”, - диде Идрис Гатин.

Татарстанда исә бал тиешле лаборатор анализларны уза. “Бездәге балга тулы анализ ясала. Ел саен билгеле план бар. Шуның буенча азык-төлек мониторингы кысаларында үрнәкләр алып тикшерәбез”, - дип аңлатты белгеч.

Бал үрнәкләрен Мәскәүгә дә җибәрәләр, анда ел саен даими рәвештә товарлыклы балны тикшереп торалар. “Бүгенге көндә балда пестицидлар күләме артык дигән нәтиҗә чыгарылганы юк. Куркырга кирәкми”, - дип ышандырды Идрис Гатин.

Ветеринария-санитария экспертизасын Казанда да ясыйлар. “Балны барлык лабораторияләр дә ГОСТ буенча тикшерә. Республикада аккредитацияләнгән 24 лаборатория эшли”, - дип аңлатты белгеч. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100