news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор Яңа Зеландиядән сыер итен кертү тыйды

Чикләүләр балык продукциясенә карата да кулланылырга мөмкин.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ"). Россиядә 6 февральдән Яңа Зеландиядән сыер ите һәм сыер итеннән эшләнелгән азык-төлек кертүне тыя. Әлеге тыюлар алга таба атланмай һәм балыкка да кертелергә мөмкин. Бу хакта "Интерфакс" агентлыгы җиткерә.

"Тыю 6 февральдән кертелә. Сәбәбе – сыер итеннән эшләнгән азык-төлектә рактопамин (мускул массасын арттыру өчен өстәмә терлек азыгы сыйфатында кулланылучы матдә) табылу", – дип хәбәр иткән Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) хезмәте җитәкчесе Сергей Данкверт. Аның сүзләренчә, рактопаминнан тыш, Яңа Зеландиядән кертелүче катырылган сыер итендә эчәк таякчыклары төркеменә караган бактерияләр дә табылган.

Сүз уңаеннан, Россиядә рактопамин куллану тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100