news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россельхознадзор Вьетнам диңгез кыслаларында мышьяк тапкан

8 декабрьдән Ветеринария һәм фитосанитария федераль күзәтчелек хезмәте Вьетнамның WorkshopiSeaprodex предприятиесеннән диңгез кысласы кертүне чикли.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). 8 декабрьдән Ветеринария һәм фитосанитария буенча федераль күзәтчелек хезмәте (Россельхознадзор) Вьетнамның Workshop i Seaprodex предприятиесеннән диңгез кысласы һәм кысла продуктларын кертүне вакытлыча чикли. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Әлеге карар Вьетнам предприятиеләрендә җитештерелгән туңдырылган диңгез кыслаларында мышьяк табылу белән бәйле. Шул ук вакытта, Россиягә чикләүләргә кадәр кертелгән продукциягә көчле контроль үткәреләчәк.

Искәртеп үтик, Россельхознадзор әлеге предприятиегә карата быел 31 октябрьдән көчәйтелгән контроль керткән иде. Алдан, 2012 елда, диңгез кыслаларында эчәк таякчылары тапкач, идарә тармагы балык һәм диңгез продуктлары кертүне вакытлыча чикләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot