news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор сөт ризыкларына бәя арту турында хәбәргә аңлатма бирде

Ведомствода белдерүләренчә, быелның 1 ноябреннән сөт һәм сөт продуктларына бәя артмаячак, 2020 елда продукциянең үзкыйммәте кимиячәк.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россельхознадзорда белдерүләренчә, быелның 1 ноябреннән сөт һәм сөт продуктларына бәя артмаячак, киресенчә, инде 2020 елда ук продукциянең үзкыйммәте кимиячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россельхознадзорның матбугат сәркатибе Юлия Меланога сылтама белән хәбәр итә.

«Терлекчелек продукциясен электрон ветеринар сертификатлаштыруга күчүнең соңгы этабын кертү сөт һәм сөт продуктларына бәя артуга йогынты ясамаячак. Өстәвенә, ведомствода инде киләсе елда ук продукциянең үзкыйммәте арзанаер дип көтәләр. Россельхознадзор аналитиклары проектны гамәлгә ашыру барышы белән танышкач шундый нәтиҗәгә килгән», - дип хәбәр итте Юлия Мелано.

«Әлеге тема тирәсендәге «истерия» бәяләрнең артуына бердәнбер сәбәп булырга мөмкин. Ул үз табышларын арттырырга теләгән җитештерүчеләргә сөт продукциясенә бәяне нигезсез арттыру өчен менә дигән сылтау булып тора», - дип өстәде ул.

  • Россия җитештерүчеләре 2018 елның 1 июленнән «Меркурий» системасында терлекчелек продукциясенә электрон ветеринар сертификатлар рәсмиләштерергә тиеш, әмма кайбер продуктлар өчен мондый таләп кертү кичектерелгән. 2019 елның 1 июленнән, сөт продуктларының бер өлешеннән тыш, бөтен терлекчелек продукциясенә дә электрон ветеринар сертификатлар рәсмиләштерү мәҗбүри.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100