news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россельхознадзор: Ризыкларның «Хәләл» нормасына туры килү-килмәвен тикшерү актуальләшә

Татарстанда хәләл продукция экспортын үстерергә ниятлиләр.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда хәләл продукция экспортның өстенлекле юнәлеше дип санала. Шуңа күрә терлекчелек продукциясен «Хәләл» стандартлары таләпләренә һәм нормаларына туры китерү буенча тикшерүләр актуаль булып тора. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек идарәсе (Россельхознадзор) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Молекуляр-генетик тикшеренүләр үткәрү өчен, шул исәптән хайван тукымаларын идентификацияләү өчен заманча җиһазлар Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясендә бар», – дип сөйләделәр ведомствода.

Лаборатория «Аналитика» аналитик үзәкләре ассоциациясе халыкара аккредитациясенә ия һәм аның хайваннарда тукымаларның нинди булуын билгеләү хокукы бар. «Ягъни лаборатория тикшерелгән продукциядә дуңгыз ите булуын яки аның ДНКсы булмавын билгели ала», - дип ачыклык кертте Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе директоры урынбасары Айдар Садриев.

«Мондый эш тикшеренү нәтиҗәләрен халыкка җиткерү һәм «хәләл» таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сатучы намуссыз җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр реестрларын формалаштыру, шулай ук арзанлы компонентлар кулланып ясалган фальсификацияләнгән продукция турында мәгълүмат җиткерү өчен кирәк», – дип аңлаттылар идарәнең матбугат хезмәтендә.

Лаборатория Татарстаннан гына түгел, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән пробаларны да анализлый. Ул Казанның «Хәләл» стандарты комитеты һәм Мәскәүнең «Хәләл» халыкара комитеты белән актив хезмәттәшлек итә.

Бүгенге көнгә Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә «Чаллы-Бройлер», «Рус Мрамор агросәнәгать комплексы», «Вегас», «Рамай» фермер хуҗалыгына һәм башкаларга хәләл продукцияләрен экспортлау хокукына аттестация үткәрде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100