news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россельхознадзор «Ламбер» сырында антибиотик тапкан

Хәзерге вакытта әлеге матдәнең Россиягә канунлы төстә китерелгәнме-юкмы икәнлеге тикшерелә.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Россельхознадзор Алтайның «Рубцов сөт заводы»нда җитештерелгән «Ламбер» сырында тетрациклин төркеменә керә торган антибиотик тапкан. Бу хакта идарә тармагы сайтында хәбәргә сылтама белән "Российская газета" җиткерә.

Россельхознадзорда предприятиедә сөт составында антибиотиклар барын белсәләр дә, сыр әзерләгәндә барыбер шуны кулланганнар дип шикләнәләр. Моннан тыш, җитештерү процессында Франциядән китерелгән сөт аксымы концентраты да файдаланылган. Хәзерге вакытта әлеге матдәнең Россиягә канунлы төстә китерелгәнме-юкмы икәнлеге тикшерелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot